Быел илебез Җиңү Көненең 81 еллыгын билгеләп үтә. Бу тантаналы хәтер көннәрендә Ватан өчен сугышта һәлак булган геройларга тагын бер тапкыр баш иябез. "Без бөек вакыйгалар турындагы истәлекне буыннан-буынга тапшырып, һәрвакыт саклаячакбыз. Безнең йөрәкләрдә дә Җиңү нуры сүнмәс!” - дип әйтәбез. Түбән Колаңгы авылында узган митингны без мәңгегә киткән кешеләрне, бүген исән калганнарны, җиңүчеләрне искә алуга багышладык!