«Россия суы» бөтенроссия акциясе

2026 елның 15 мае, җомга

«Россия суы» бөтенроссия акциясе — «Россия суы» федераль проектының бер өлеше, ул «экологик иминлек»милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Акция апрельдән башлап октябрь аена кадәр дәвам итәчәк. Чараның төп максаты-су ресурсларын саклау һәм алардан файдалану мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Ярларны даими чистарту суның чисталыгын саклау һәм кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен бик мөһим. Акциянең төп бурычлары: • сулыкларны чүп-чардан чистарту; • халыкны экологик агарту; • су ресурсларына җаваплы мөнәсәбәт булдыру; • экология өлкәсендә волонтерлык хәрәкәтен үстерү. Без акциядә катнаштык һәм Бәрле елгасы ярларының чисталыгын һәм матурлыгын саклауга үз өлешебезне керттек. Планетабызны бергәләп чистарта алырбыз һәм аның байлыкларын киләчәк буыннар өчен саклый алырбыз дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International