Бүген район үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярминкә узды

2025 елның 28 сентябре, якшәмбе

Бүген район үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярминкә узды. Сәүдә район почта элемтәсе үзәге каршындагы мәйданчыкта җәелдерелде. Үз продукциясен районның авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр һәм кулланучылар җәмгыятьләре тәкъдим итте. Биредә ашлык, печән, салам, яшелчә, җиләк-җимеш, яңа балык, сөт продукциясе, үсентеләр һәм башкалар сатып алырга мөмкин иде. Халык канәгать калды. Ярминкә һәркем өчен отышлы, чөнки бу яшелчә, бәрәңге, сөт продуктларын кулай бәядән сатып алу һәм кышка запас туплау өчен яхшы мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International