Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Советының кайбер карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында

Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе Президентының кайбер актларын үзгәртү һәм аларның үз көчләрен югалтуын тану турында» 2025 елның 31 декабрендәге 1009 номерлы Указы нигезендә һәм муниципаль норматив-хокукый актларны гамәлдәге законнарга туры китерү максатларында, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ:

 

  1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Советының түбәндәге  карарларының үз көчләрен югалтуын танырга:

 «Колаңгы авыл җирлегендә муниципаль вазыйфаларны һәм контракт буенча башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын биләүче затлар тарафыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлегенең «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларын бастырып чыгару өчен бирү тәртибен раслау турында» 2017 елның 07 августындагы  13 номерлы;

 «Колаңгы авыл җирлеге Советының 2017 елның 07 августындагы  13 номерлы карары белән расланган  Колаңгы авыл җирлегендә муниципаль вазыйфаларны һәм контракт буенча башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын биләүче затлар тарафыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлегенең «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларын бастырып чыгару өчен бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында»    2022 елның 15 мартындагы 28 номерлы;

«Колаңгы авыл җирлеге Советының 2017 елның 07 августындагы  13 номерлы карары белән расланган  Колаңгы авыл җирлегендә муниципаль вазыйфаларны һәм контракт буенча башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын биләүче затлар тарафыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлегенең «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларын бастырып чыгару өчен бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында»      2022 елның 14 декабрендәге  41 номерлы.

2. Әлеге карарны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча  Татарстан Республикасы  хокукый мәгълүматы рәсми порталында һәм  Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы  Колаңгы  авыл җирлегенең «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

Совет Рәисе,

Татарстан Республикасы

Кайбыч муниципаль районының

Колаңгы авыл җирлеге Башлыгы                                                  Ф.Т.Нигъмәтҗанов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 228.6 Кб

Дата публикации: 26.03.2026
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International