Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «Колаңгы авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Башлыгын сайлау турында
«Гавами хакимият бердәм системасында җирле үзидарәне оештыру гомуми принциплары турында» 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясы, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 24 статьясы, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «Колаңгы авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставының 42 статьясы, яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре турында хисап комиссиясе утырышының 2 нче беркетмәсе нигезендә, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге Советы КАРАР ИТӘ:
- Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге Башлыгы, Колаңгы авыл җирлеге Советы Рәисе итеп 4 нче Яңа бермандатлы сайлау округыннан депутат Нигмәтҗанов Фидаил Тәлгать улын сайларга.
- «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясының 1 өлеше, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы «Колаңгы авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставының 41 статьясының 5 өлеше нигезендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе итеп Нигмәтҗанов Фидаил Тәлгать улын билгеләргә.
- Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат – телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүматы порталында һәм «Кайбыч таңнары»-«Кайбицкие зори» газетасында бастырып чыгарырга, http://kulangin-kaybici.tatarstan.ru/ веб-адресы буенча Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең рәсми сайтында урнаштырырга.
- Әлеге карар кабул ителгән көненнән үз көченә керә.
Татарстан Республикасы Кайбыч
муниципаль районы
Колаңгы авыл җирлеге Советы
утырышында рәислек итүче И.С. Гәрәев
pdf
Скачать текст
PDF, 579.3 Кб
Дата публикации: 18.09.2025