Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Советының бишенче чакырылыш депутатлары сайлауларын билгеләү турында

«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» Федераль законның 10 статьясындагы 3, 7 пунктлары, Татарстан Республикасы Сайлау Кодексының 6 статьясының 2 өлеше, 105 статьясының 1 өлеше, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы  «Колаңгы авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставының 12 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы  Колаңгы авыл җирлеге Советы карар итте:

 

1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы  Колаңгы авыл җирлеге Советының бишенче чакырылыш депутатларын сайлауны 2025 елның 14 сентябренә билгеләргә.

2.  Әлеге карарны кабул ителгәннән соң биш көннән дә соңга калмыйча «Кайбыч таңнары» («Кайбицкие зори») газетасында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә дип билгеләргә.

 

Совет Рәисе,

Колаңгы авыл җирлеге Башлыгы                                      Ф.Т.Нигматзянов

pdf
Скачать текст
PDF,

Дата публикации: 18.06.2025
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International