Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Советының кайбер карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында
Муниципаль норматив хокукый актларны гамәлдәге законнарга туры китерү максатларында, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ:
- Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Советының түбәндәге карарлары үз көчен югалткан дип танырга:
«Муниципаль вазыйфаларны биләүне дәгъвалаучы гражданнар һәм Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең муниципаль вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан үз керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү хакында» 2011 елның 28 июнендәге 19 номерлы;
- Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлегендә муниципаль вазыйфаларны биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру, шулай ук Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлегендә муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру хакында» 2014 елның 14 октябрендәге 31 номерлы.
- Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматы рәсми порталында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Совет Рәисе,
Татарстан Республикасы
Кайбыч муниципаль районы
Колаңгы авыл җирлеге Башлыгы Ф.Т.Нигъмәтҗанов
Дата публикации: 16.05.2025