«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Советының «Муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затларга хезмәт өчен түләү күләме нормативлары, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәре, айлык һәм башка өстәмә түләүләр һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында» 2018 елның 30 апрелендәге 3 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының   «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары, муниципаль хезмәткәрләр рәисләренең, урынбасарларының, аудиторларының даими нигездә үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы җирле үзидарә депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының хезмәте өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында» 2018 елның 28 мартындагы 182 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» карары нигезендә, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ:

 

1. «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч авыл җирлеге Советының «Муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затларга хезмәт өчен түләү күләме нормативлары, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәре, айлык һәм башка өстәмә түләүләр һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында» 2018 елның 30 апрелендәге 4 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:  

1.1.  1  пунктның  2 абзацында   «13 990» саннарын  «15 389» саннарына алмаштырырга.

1.2. 5 нче кушымтаның 1  абзацында    «41 процент» сүзләрен «58 процент» сүзләренә алмаштырырга.

1.3. 14 нче кушымтаның 1 пунктындагы 6 пунктчасында «41 процент» сүзләрен «58 процент» сүзләренә алмаштырырга.

1.4. 15 нче кушымтада «19 173,00» санын «21 091» санына алмаштырырга.

2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматы рәсми порталында һәм http://kulangin.tatarstan.ru веб-адрес буенча Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең рәсми сайтында бастырырга.

3. Әлеге карар 2025 елның 1 маеннан үз көченә керә.

 

 

Совет Рәисе,

Кайбыч муниципаль районы

Колаңгы  авыл җирлеге Башлыгы                        Ф.Т.Нигматзянов

pdf
Скачать текст
PDF,

Дата публикации: 23.04.2025
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International