Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Советы депутатларын сайлауларны уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында

«Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль законның 18 статьясы, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 2007 елның 07 маендагы 21-ТРЗ номерлы 25, 26 статьялары, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «Колаңгы авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставының 33 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл     җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ:

 

        1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы  авыл җирлеге Советы депутатларын сайлауларны уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын ун елга расларга (кушымта итеп бирелә).

         2.  Әлеге карарны, бермандатлы сайлау округлары схемасын да кертеп, аның график сурәте белән бергә «Интернет» мәгълүмат–телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат  рәсми порталында,   http://kulangin-kaybici.tatarstan.ru веб-адресы буенча Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең   рәсми сайтында бастырып чыгарырга,       Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге торак пунктлары территорияләрендә урнашкан махсус мәгълүмат стендларында урнаштырырга.

3. Карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

  1. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

Совет Рәисе,      

Татарстан Республикасы

Кайбыч муниципаль районы

 Колажгы авыл җирлеге

 Башлыгы                                                                                        Ф.Т.Нигматзянов

pdf
Скачать текст
PDF,

Дата публикации: 25.03.2025
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International