Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге Бәли торак пункты гражданнар җыены нәтиҗәләре турында

        ««Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законының 25.1, 56 статьялары, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы нигезендә 2024 елның 27 ноябрендәге 10 сәгать 00, 14 сәгать 00 минутта узган гражданнарның этаплап җыеннары нәтиҗәләре белән гражданнар җыены беркетмәсе төзелде, “Сез 2025 елда яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының   Колаңгы  авыл җирлегенең Бәли торак пункты территориясендә теркәлгән һәм даими яшәүче балигъ булган һәр яшәүчедән 500 (биш йөз) сум күләмендә үзара салым кертүгә һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә алынган акчаларны түбәндәге эшләрне башкару буенча хәл итүгә юнәлдерү белән килешәсезме?”:

  • урамнарны яктырту челтәрләрен, трансформатор һәм алар янындагы мәйданчыкларны, бүлү пунктларын һәм электр элемтәләрен тәэмин итү һәм электр энергиясен урнаштыру өчен билгеләнгән башка мәйданчыкларны ремонтлау
  • су белән тәэмин итү чыганакларыннан су алу, аны чистарту, су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларын, су башняларын, скважиналарны һәм башка инженерлык корылмаларын проектлау, төзү һәм ремонтлау;
  • торак пункт чикләрендә гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын төзү, ремонтлау, карап тоту;
  • торак пункт территориясен төзекләндерү ;
  • традицион күмү урыннарын төзекләндерү, коймалар төзү, ремонтлау;
  • каты коммуналь калдыклар туплау мәйданчыкларын төзү, каты коммуналь калдыклар җыю өчен контейнерлар сатып алу, рөхсәтсез чүплекләрне бетерү?» .                

                  «РИЗА»                                                      «КАРШЫ».

 

Гражданнар җыенының нәтиҗәләре турындагы беркетмә нигезендә:

Гражданнар җыенында сайлау хокукына ия җыенда катнашучылар исемлегенә  117  кеше кертелгән, тавыш бирүдә катнашкан гражданнар саны 65 кеше, бу 65,0  % тәшкил итә.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча гражданнар җыенында катнашучыларның тавышлары түбәндәгечә бүленде:

"РИЗА" позициясе өчен гражданнар җыенында 65 катнашучы тавыш бирде; "КАРШЫ" позициясе өчен җыенда 0 катнашучы тавыш бирде.

 Бәян ителгәннәр нигезендә гражданнар җыены хәл итте:

  1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы  Колаңгы авыл җирлегенең Бәли торак пунктында гражданнар җыенын узган, гражданнар җыенының нәтиҗәләре дөрес дип танырга.

2. 2025 елда Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге  Бәли торак пункты территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән һәм даими яшәүче һәр балигъ булган һәрбер кешегә 500 (биш йөз) сум күләмендә үзара салым кертү һәм алынган акчаларны түбәндәге эшләрне башкару буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү белән килешәсезме?:

  • урамнарны яктырту челтәрләрен, трансформатор һәм алар янындагы мәйданчыкларны, бүлү пунктларын һәм электр элемтәләрен тәэмин итү һәм электр энергиясен урнаштыру өчен билгеләнгән башка мәйданчыкларны ремонтлау
  • су белән тәэмин итү чыганакларыннан су алу, аны чистарту, су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларын, су башняларын, скважиналарны һәм башка инженерлык корылмаларын проектлау, төзү һәм ремонтлау;
  • торак пункт чикләрендә гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын төзү, ремонтлау, карап тоту;
  • торак пункт территориясен төзекләндерү ;
  • традицион күмү урыннарын төзекләндерү, коймалар төзү, ремонтлау;
  • каты коммуналь калдыклар туплау мәйданчыкларын төзү, каты коммуналь ка Экономия барлыкка килгән очракта, аерым мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге башкарма комитетына җыенда билгеләнгән башка мәсьәләләрне хәл итүгә акча җибәрергә рөхсәт итәргә.    лдыклар җыю өчен контейнерлар сатып алу, рөхсәтсез чүплекләрне бетерү?»

       3. Әлеге карарны мәгълүмат стендларында, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы   Колаңгы авыл җирлегенең рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрына кертү өчен җибәрергә.

 

 

Гражданнар җыенында рәислек иткән,

Колаңгы авыл җирлеге Башлыгы                                                Ф.Т.Нигматзянов

 

 

 

 

 

 

 

docx
Скачать текст
DOCX, 26.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International