Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Советының 2008 елның 12 маендагы 6 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаәгы авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында

 

«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы  Колаңгы  авыл җирлеге» муниципаль  берәмлеге Уставы нигезендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча гавами тыңлауларның нәтиҗәләрен исәпкә алып, «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Советы карар итте:

 

  1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Советының 2014 елның 12 маендагы 6  номерлы «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы  авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелешләр кагыйдәләрен раслау турында» карары белән расланган Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1.1.  16 статьяның 1 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. «Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Советының әлеге Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында карары проекты, территорияне планлаштыру проектлары һәм территорияне планлаштыру документлары составында әзерләнгән территорияне ызанлау проектлары, җир кишәрлеген яисә капиталь төзелеш объектын файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төренә рөхсәт бирү, рөхсәт ителгән төзелешнең чикле параметрларыннан читкә тайпылуга, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүгә рөхсәт бирү мондый рөхсәт бирү турында гариза кергән көннән алып унбиш эш көне эчендә әзерләнә һәм «Кайбыч муниципаль районының Колаңгы  авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге халкы катнашында гавами тыңлауларда каралырга тиеш.

  1. 26 статьяның 7 өлешендәге 4 абзацында «ундүрт көн» сүзләрен «җиде эш көне» сүзләренә алмаштырырга.
  2. 29 статьяда:

4 өлештә «ун көн» сүзләрен «биш эш көне» сүзләренә алмаштырырга;

5 өлешнең 4,5 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«- капиталь төзелеш объектының әлеге статьяның 5 өлеше нигезендә төзелеш объекты мәйданын үзгәртү очракларыннан тыш, төзелешкә рөхсәттә билгеләнгән таләпләргә туры килмәве;

- капиталь төзелеш объектының төзелгән, реконструкцияләнгән проект документациясе параметрларының туры килмәве, әлеге статьяның 5 өлеше нигезендә капиталь төзелеш объекты мәйданын үзгәртү очракларыннан тыш.»;

түбәндәге эчтәлекле 5.1 өлеш өстәргә:

«5.1. Мондый объектның техник планында күрсәтелгән капиталь төзелеш объектының мәйданы турындагы белешмәләрнең аермасы проект документациясендә һәм (яисә) төзелешкә рөхсәт бирүдә күрсәтелгән капиталь төзелеш объектының мәйданы турындагы күрсәткечләргә карата биш проценттан да артмый икән, бу объектны эксплуатациягә кертүгә рөхсәт бирүдән баш тарту өчен нигез була алмый, әгәр дә  техник планда күрсәтелгән катлар, биналар (булган очракта) һәм машина урыннары саны (булган очракта)   проект документациясе һәм (яисә) төзелешкә рөхсәт бирү белән туры килсә.».

  1. 30 статьяда:

2 өлешкә түбәндәге эчтәлекле 6 абзац өстәргә:

«территорияне комплекслы үстерү турында карар кабул итү.».

3 өлешне түбәндәге эчтәлекле 7 һәм 8 абзацлар белән тулыландырырга:

«- Россия Федерациясе тарафыннан төзелгән һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән территорияне комплекслы үстерү турындагы карарны гамәлгә ашыруны тәэмин итүче вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы яисә юридик зат (алга таба - Россия Федерациясе тарафыннан билгеләнгән юридик зат);

- Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы, территорияне комплекслы үстерү турында карар кабул иткән җирле үзидарә органы, Россия Федерациясе субъекты тарафыннан төзелгән һәм Россия Федерациясе субъекты кабул иткән территорияне комплекслы үстерү турында карарны гамәлгә ашыруны тәэмин итүче юридик зат (алга таба - Россия Федерациясе субъекты тарафыннан билгеләнгән юридик зат) тарафыннан, яисә территорияне комплекслы үстерү турында карарны гамәлгә ашыру максатларында территорияне комплекслы үстерү турында шартнамә төзелгән зат тарафыннан.»;

5, 6 өлешләрдә «утыз көн эчендә» сүзләрен «егерме биш көн эчендә» сүзләренә алмаштырырга;

13 өлештә «конкрет территориаль зона өчен билгеләнгән» сүзләреннән соң «шулай ук территорияне комплекслы үстерү турында карар кабул итүгә бәйле рәвештә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр әзерләнгән очракта,» сүзләрен өстәргә, «мондый шәһәр төзелеше регламенты» сүзләреннән соң «, комплекслы үсеш узарга тиешле территория чикләрендә» сүзләрен өстәргә;

            35.1 статьяга түбәндәге эчтәлекле абзацлар өстәргә: «Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җирләрдән гражданнарга арендага һәм милеккә бирелә торган җир кишәрлекләренең иң чик минималь күләмнәре яңа төзелә торган җир кишәрлекләре өчен:

- бакчачылык, яшелчәчелек, терлекчелек алып бару өчен - 0,04 гектар;

- индивидуаль торак төзелешен алып бару өчен - 0,10 гектар;

- шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен - 0,10 гектар;

- торак пункт чикләреннән читтә (кыр җир кишәрлеге) - 0,10 гектар.

Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җирләрдән гражданнарга арендага һәм милеккә бирелә торган җир кишәрлекләренең иң чик максималь күләмнәре:

- бакчачылык, яшелчәчелек, терлекчелекалып бару өчен - 0,15 гектар;

- индивидуаль торак төзелешен алып бару өчен - 0,15 гектар;

- шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен – 0,25 гектар;

- торак пункт чикләреннән читтә (кыр җир кишәрлеге) – 1,0 гектар.».

2. Әлеге карарның 1 пунктының 1.5 пунктчасында каралган җир кишәрлекләренең иң чик (максималь һәм минималь) үлчәмнәре әлеге карар рәсми рәвештә үз көченә кергәннән соң гражданнарга бирелә торган җир кишәрлекләренә (яңа бүлеп бирелә торган җир кишәрлекләренә) кагыла дип билгеләргә.

3. Әлеге карарның 1.5 пунктының 1.5 пунктчасында каралган җир кишәрлекләренең иң чик (максималь һәм минималь) үлчәмнәре әлеге карарны кабул иткәнче гражданнарга аренда хокукларында бирелгән һәм гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә алар сатып ала торган җир кишәрлекләренә кагылмый дип билгеләргә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль Колаңгы авыл җирлегенең рәсми сайтында урнаштырырга һәм Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырып чыгарырга.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

Татарстан Республикасы

Кайбыч муниципаль районы

Колаңгы авыл җирлеге

Башлыгы, Совет рәисе                                                                        Ф.Т.Нигматзянов

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.70 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International