Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге составына керүче торак пунктларда гражданнар җыенын әзерләү һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законга һәм «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 26.13 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 09.11.2020 елның 9 ноябрендәге 370-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ:
1.1.7. пунктына түбәндәге эчтәлекле уникенче абзац өстәргә: «җирлек, шәһәр эчендәге район, шәһәр эчендәге территория составына керүче торак пункт территориясе өлешендә Россия Федерациясе субъекты законы нигезендә федераль әһәмияттәге шәһәр, муниципаль округ, шәһәр округы йә муниципаль район чикләрендә авылара территориядә урнашкан торак пункт территориясенең әлеге өлешендә гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча. Әлеге пунктта каралган гражданнарның җыены муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тарафыннан кимендә 10 кеше яшәгән торак пункт территориясенең тиешле өлешендә яшәүчеләр төркеме инициативасы буенча чакырылырга мөмкин.
Җирлек, шәһәр эчендәге район, шәһәр эчендәге шәһәр территориясе составына керүче торак пункт территориясенең бер өлеше чикләрен билгеләү критерийлары федераль әһәмияттәге шәһәр, муниципаль округ, шәһәр округы йә гражданнар үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча гражданнар җыены үткәрелергә мөмкин муниципаль район чикләрендә урнашкан торак пункт территориясе чикләрен билгеләү критерийлары Россия Федерациясе субъекты законы белән билгеләнә.».
2. Әлеге карарны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча «Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында» һәм Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә https://kulangin-kaybici.tatarstan.ru/ веб-адресы буенча Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольгә алуны үз өстемә алам.
Совет рәисе
Татарстан Республикасы Кайбыч Ф.Т.Нигматзянов
муниципаль районы Колангы авыл
жирлеге башлыгы