Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге составына керүче торак пунктларда гражданнар җыены әзерләү һәм үткәрү тәртибе турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге составына керүче торак пунктларда гражданнар җыены әзерләү һәм үткәрү тәртибе турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында

 

 

 

 «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә  Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авылы җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ:

 

1.Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авылы җирлеге Советының 2019 елның 30 сентябрендәге «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге   составына керүче торак пунктларда гражданнар җыены әзерләү һәм үткәрү тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында»  20 номерлы карары белән расланган  Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге  составына керүче торак пунктларда гражданнар җыены әзерләү һәм үткәрү тәртибе турында Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләр кертергә: 

  2.5.пунктында «(2 нче кушымта)», «(3 нче кушымта)» сүзләрен «(үзара салымда 2 нче кушымта үрнәге)», «(үзара салымда 3 нче кушымта үрнәге)» сүзләренә алмаштырырга;

  2.9.2.пунктында «(5,6 нчы кушымталар)» сүзләрен «(үзара салымда 5,6 нчы кушымта үрнәкләре)» сүзләренә алмаштырырга;

Нигезләмәнең 3.3.пунктын  түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3.3. Торак пунктта яшәүчеләрнең сайлау хокукына ия булучылар исемлеген-дә төгәлсезлекләр барлыгы ачыкланган очракта, торак пунктта яшәүче гражданга шәхесен раслый торган документлар булганда  җыенда катнашырга рөхсәт ителә.»;

  3.17пунктында җәя эчендәге (14 нче беркетмә) сүзләрен җәя эчендәге (14 нче кушымта) сүзләренә алмаштырырга;

  3.18пунктында: «җирлек башлыгы имзалый торган» сүзләрен төшереп калдырырга;

4.2.пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4.2. Җыенда кабул ителгән карарлар муниципаль норматив хокукый актлар булып тора, муниципаль берәмлек башлыгы яисә җыенда башка рәислек итүче зат тарафыннан имзалана һәм Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрына кертелергә тиеш.»;

  4.5.пунктында «(үзара салымда 15 нче кушымта үрнәге)» сүзләрен өстәргә;

Нигезләмәгә түбәндәге эчтәлекле 15нче кушымта өстәргә:

 

 

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Советының   2020е. «30» январь номерлы карарына 15нче кушымта

 

  

 Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең ______________ торак пунктындагы    гражданнар җыены нәтиҗәләре турында  

 ГРАЖДАННАР ҖЫЕНЫ КАРАРЫ

 

 

20__ е.    __________                                                                            №___

 

 

 «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законының 25.1, 56 статьялары, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы нигезендә  _______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________ мәсьәләсе  буенча 20_____ елның «__» ______  00 сәгать  00 минутыннан 20_____ елның «__» ______  00 сәгать  00 минутына кадәр  булган гражданнарның этаплап җыеннары нәтиҗәләре белән гражданнар җыены беркетмәсе төзелде.

                  « РИЗА»                                                      «КАРШЫ».

 

Гражданнар җыены нәтиҗәләре беркетмәсе буенча: 

Сайлау хокукына ия җыенда катнашучылар исемлегенә ________ гражданнар җыенында катнашучылар кертелгән, тавыш бирүдә катнашкан гражданнар саны ____ кеше, бу _____ % тәшкил итә.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча гражданнар җыенында катнашучыларның тавышлары түбәндәгечә бүленде:

гражданнар җыенында катнашучыларның ________ "РИЗА" позициясе өчен, __________"КАРШЫ" позициясе өчен тавыш бирде. 

            Бәян ителгәннәр нигезендә гражданнар җыены карар итте:

1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең ______________ торак пунктындагы    гражданнар җыенын үткән дип, нәтиҗәләрен дөрес дип танырга.

2. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлегендә яшәү урыны буенча теркәлгән һәм даими яшәүче балигъ булган һәр кешедән _______ сум күләмендәге үзара салым акчаларын ____________ елда кертергә.

3. Алынган акчаларны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән түбәндәге эшләрне башкаруга җибәрергә:

_____________________________________________________________

 

 4.  Әлеге карарны Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы  авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында, рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

5.  Әлеге карарны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрына кертү өчен җибәрергә.

 

 

Гражданнар җыенында рәислек итүче       _____________

___________________________________________________________________

  

 

2. Әлеге карарны http://pravo.tatarstan.ru веб-адрес буенча Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында  һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы  авыл җирлегенең рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.  

 

 

Татарстан Республикасы Кайбыч                          Ф.Т.Нигматзянов

муниципаль районы Колангы авыл

жирлеге башлыгы

 

 

 

                                                                                   

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.92 Мб

Приложения:
pdf
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге составына керүче торак пунктларда гражданнар җыены әзерләү һәм үткәрү тәртибе турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында
PDF,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International