ГРАЖДАННАР ҖЫЕНЫ КАРАРЫ Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлегенең Тубэн Колаңгы торак пунктында гражданнар җыены нәтиҗәләре турында

2003 елның 6 октябрендэге 131 – ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 25.1, 56 статьялары, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы нигезендә 2019 елның 22 октябрендә гражданнар җыены нәтиҗәсе белән «Сез 2020 елда яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының   Колаңгы  авыл җирлегенең Тубэн Колаңгы торак пункты территориясендә теркәлгән һәм даими яшәүче балигъ булган һәр яшәүчедән 500 (биш йөз) сум күләмендә үзара салым кертүгә һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә алынган акчаларны түбәндәге эшләрне башкару буенча хәл итүгә юнәлдерү белән килешәсезме?” соравы буенча гражданнар җыенының беркетмәсе төзелде  :

а) җирлек территориясен төзекләндерүне оештыру:

     - торак пунктлардагы урам утларын ремонтлау;

б) җирлек чикләрендә халыкны су белән тәэмин итүне оештыру:

- материаллар сатып алып, су челтәрләрен ремонтлау;

в) җирлекнең торак пунктлары чикләрендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеге:

- материаллар сатып алып, юлларны норматив хәлгә китерү;

 

                           « РИЗА»                                                      «КАРШЫ».

Гражданнар җыенының нәтиҗәләре турындагы беркетмә нигезендә:

                      

Сайлау хокукына ия булган җыенда катнашучылар исемлегенә 36 кеше кертелгән, җыенда катнашучылар саны 20 кеше, тавыш бирүдә катнашкан кешеләр саны 53% тәшкил итә.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча халык җыенында катнашучылар түбәндәгечә бүленде::

         «Әйе» позициясе өчен гражданнар җыенында катнашучы 16 кеше тавыш бирде; «Юк» позициясе өчен җыенда катнашучы 0 тавыш бирде.

      Бәян ителгәннәрдән чыгып, халык җыены хэл итте:

        1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең Түбән Колаңгы торак пунктында гражданнар җыенын халык җыены нәтиҗәләре – дөрес дип танырга.

         2."Сез 2020 елда Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Түбән Колаңгы авыл җирлеге территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән һәм даими яшәүче балигъ булган һәр кешедән  500 (биш йөз) сум күләмендә үзара салым кертүгә һәм алынган акчаларны түбәндәге эшләрне башкару буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү белән  килешәсезме?:

     а) җирлек территориясен төзекләндерүне оештыру:

     - торак пунктлардагы урам утларын ремонтлау;

     б) җирлек чикләрендә халыкны су белән тәэмин итүне оештыру:

     - материаллар сатып алып, су челтәрләрен ремонтлау;

     в) җирлекнең торак пунктлары чикләрендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеге:

      - материаллар сатып алып, юлларны норматив хәлгә китерү;

       3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең рәсми сайтында һәм мәгълүмат стендларына урнаштыру юлы белән халыкка таратырга.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары Регистрына кертү өчен җибәрергә.

 

 

Гражданнар җыенында рәислек итүче                      Ф.Т. Нигматзянов

Колаңгы авыл җирлеге башлыгы

 

pdf
Скачать текст
PDF, 825.4 Кб

Приложения:
pdf
ГРАЖДАННАР ҖЫЕНЫ КАРАРЫ Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлегенең Тубэн Колаңгы торак пунктында гражданнар җыены нәтиҗәләре турында
PDF,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International