Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге Советының 2015 елның 12 октябрендәге 8 нче номерлы «Җир салымы турында» карарына үзгәрешләр кертү турында

Россия Федерациясе Салым кодексы, 2019 елның 29 сентябрендәге 325-ФЗ номерлы «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон нигезендә  Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге Советы КАРАР КЫЛДЫ:

 

  1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге Советының 2015 елның 12 октябрендәге 8 нче номерлы «Җир салымы турында» карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
    1. 2 статьяның 2 пунктына түбәндәге эчтәлекле сүзләр өстәргә:

 «(эшкуарлык эшчәнлегендә кулланыла торган индивидуаль торак төзелеше өчен сатып алынган (бирелгән) җир кишәрлекләреннән тыш)»;

1.2. 3 статьяда:

а) исемендә «һәм сроклары» сүзләрен төшереп калдырырга;

б) 3 статьяның 2 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Салым чоры йомгаклары буенча бюджетка түләнергә тиешле салым суммасы салым түләүчеләр - оешмалар тарафыннан Россия Федерациясе салым кодексының 396 статьясындагы 1 пункты нигезендә исәпләнгән салым суммасы һәм салым буенча аванс түләүләренең салым чоры дәвамында түләнергә тиешле суммалар арасындагы аерма буларак билгеләнә.

Хисап чоры  квартал буларак билгеләнгән салым түләүчеләр агымдагы салым чорының беренче, икенче һәм өченче кварталы узгач, аванс түләүләре суммасын җир кишәрлегенең кадастр бәясенең процент өлеше буенча салым ставкасының бер чиреге буларак исәпли.»; 

в) 3 статьяның 3 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Салым түләүче оешмалар тарафыннан узган салым чорыннан соң килә торган елның 1 мартыннан да соңга калмыйча салым түләнергә тиеш. Салым буенча аванс түләүләре салым түләүчеләр-оешмалар тарафыннан узган хисап чорыннан соң килә торган айның соңгы көненнән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.»;

  1. 4 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 "Салым түләүчеләрнең түбәндәге категорияләренең 100% күләмендә җир салымын түләүдән азат итәргә:

4.1.  Граждан күмү белән мәшгуль оешмалар һәм учреждениеләрнең җир кишәрлекләренә карата;

4.2.Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге бюджетыннан финанслана торган казна һәм бюджет учреждениеләре - гомуми файдаланудагы, чикләнмәгән затлар даирәсе тоткарлыксыз файдаланыла торган җир кишәрлекләренә карата(шул исәптән скверлар һәм парклар)».

 2. Гамәлдән чыккан дип санарга:

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге Советының 2008 елның 5 июлендэге 8 нче номерлы   «Җир салымы турында» карарын;

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге Советының 2010 елның 13 октябрендэге  4нче номерлы   «Җир салымы турында» карарын (2010 елның 29 гыйнварындагы   3 номерлы карар үзгәрешләре белән);

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге Советының 2012 елның 18 октябрендәге 27нчы номерлы   «Җир салымы турында» карарын 

3. Әлеге карарның 1.1 пункты, 1.2 пунктының «б» пунктчасы, 1 өлешнең    1.3 пункты 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә, әмма әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән бер айдан да иртәрәк түгел.

4. Әлеге карарның 1 өлешендәге 1.2 пунктының «а», «в» пунктчасы 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә, ләкин әлеге карарның рәсми басылып чыккан көненнән бер айдан да иртәрәк түгел.

5.  Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә  Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында, мәгълүматый стендларда урнаштырырга, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы  авыл җирлегенең «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://kulanga-kaybici.tatarstan.ru. веб-адресы буенча  рәсми сайтында бастырырга.         

6.  Әлеге карарның үтәлешен   контрольдә тотуны үземдә калдырам. 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.05 Мб

Приложения:
pdf
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге Советының 2015 елның 12 октябрендәге 8 нче номерлы «Җир салымы турында» карарына үзгәрешләр кертү турында
PDF,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International