2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 25.1, 56 статьялары, 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлегенең Тубэн Колаңгы торак пунктында гражданнар җыены КАРАР КЫЛДЫ :
1. 2020 елда үзара салым акчаларын Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлегенең Тубэн Колаңгы торак пункты территориясендә даими яшәүче һәм яшәү урыны буенча теркәлгән балигъ булган һәр кешедән 500 (биш йөз) сум күләмендә алып барырга.
2. Җыелган акчаларны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча түбәндәге эшләрне башкаруга тотарга:
а) җирлек территориясен төзекләндерүне оештыру:
- торак пунктлардагы урам утларын ремонтлау;
б) җирлек чикләрендә халыкны су белән тәэмин итүне оештыру:
- материаллар сатып алып, су челтәрләрен ремонтлау;
в) җирлекнең торак пунктлары чикләрендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеге:
- материаллар сатып алып, юлларны норматив хәлгә китерү;.
Гражданнар җыенында рәислек итүче Ф.Т. Нигматзянов
Колаңгы авыл җирлеге башлыгы