Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге составына керүче Колаңгы станциясе торак пунктында гражданнар җыенын әзерләү һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәне раслау турында

2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы  авыл җирлеге  Уставының  22 статьясы нигезендә КАРАР КЫЛАМ:

 

1. 2019 елның 22 октябрендә 14 сәгать 00 минутка Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең «Ирида» күп функцияле үзәгендә Бәли торак пунктында үзара салым кертү мәсьәләсе буенча гражданнар җыены билгеләргә.

2. Гражданнар җыенына чыгарыла торган мәсьәләне расларга:

“  Сез 2020 елда яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының   Колаңгы  авыл җирлегенең  Колаңгы станциясе  торак пункты территориясендә теркәлгән һәм даими яшәүче балигъ булган һәр яшәүчедән 500 (биш йөз) сум күләмендә үзара салым кертүгә һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә алынган акчаларны түбәндәге эшләрне башкару буенча хәл итүгә юнәлдерү белән килешәсезме?”

а) җирлек территориясен төзекләндерүне оештыру:

     - торак пунктлардагы урам утларын ремонтлау;

б) җирлек чикләрендә халыкны су белән тәэмин итүне оештыру:

- материаллар сатып алып, су челтәрләрен ремонтлау;

в) җирлекнең торак пунктлары чикләрендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеге:

- материаллар сатып алып, юлларны норматив хәлгә китерү;

- җирлекнең торак пунктлары чикләрендә автомобиль юлларын карап тоту.

       « РИЗА»                                                      «КАРШЫ»

 

      2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең рәсми сайтында һәм мәгълүмат стендларына урнаштыру юлы белән халыкка таратырга.

 

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам. 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Кайбыч                                                                  

муниципаль районы Колангы авыл                             Ф.Т.Нигматзянов

жирлеге башлыгы

 

pdf
Скачать текст
PDF, 688.9 Кб

Приложения:
pdf
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге составына керүче Колаңгы станциясе торак пунктында гражданнар җыенын әзерләү һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәне раслау турында
PDF,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International