Муниципаль берәмлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанслар белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибенең 7 пункты нигезендә, «Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре муниципаль берәмлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанслар белән тәэмин итүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында»гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 28 нче мартындагы 233 нче карары белән расланган һәм профессиональ керемгә салым буенча салым потенциалы үсешен стимуллаштыру максатларында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колангы авыл җирлеге Советы
КАРАР КАБУЛ ИТТЕ:
1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы бюджетыннан алына торган башка бюджетара трансфертлар исәбенә «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясындагы 3 пункты нигезендә һәм «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында»гы 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 15 статьясындагы 3 пункты нигезендә авыл җирлегенең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән чыгымнарны расларга.
2. Әлеге карарны «Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колангы авыл җирлегенең рәсми сайтында. урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үзем артыннан калдырам.
Татарстан Республикасы
Кайбыч муниципаль районы
Колангы авыл җирлеге башлыгы Ф.Т.Нигматзянов