Колаңгы авыл җирлегендә җирле референдум үткәрү инициативасы турында

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы 2003 елның 6 октябрендәге 131 нче Федераль законның 56 нчы маддәсе, «Россия Федерациясе гражданнарының төп сайлау хокуклары гарантияләре һәм референдумда катнашу хокукы турында»гы 2002 елның 12 июнендәге 67 нче Федераль законның 15 нче маддәсе, Татарстан Республикасының «Җирле референдум турында»гы 2004 елның елның 25 мартындагы 23 нче законынның 12 нче маддәсе, «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы  авыл җирлеге» муниципаль берәмлек Уставының 11 нче маддәсе нигезендәТатарстан Рспубликасы Кайбыч муниципаль районы  Колаңгы  авыл җирлеге Советы КАРАР кабул итте:

1. Колаңгы  авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә Колаңгы  авыл җирлегендә референдум үткәрү турындагы инициативаны түбәндәге сорауларны кертеп үткәрергә:

«Сез, 2019 елда Колаңгы авыл җирлегендә 18 яше тулып, референдумда катнашу хокукы булган һәр кешедән үзара салым акчасының бер тапкыр 500 (биш йөз) сум күләмендә түләнүе белән килешәсезме». Үзара салымнан кергән керем түбәндәге юнәлешләрдә тотыла:

    а) авыл җирлеге территориясен төзекләнләндерү:

- балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, моның өчен материаллар сатып алу;

б) авыл җирлеге чикләрендәге халыкны су белән тәэмин итүне оештыру:

-суүткәргеч челтәрен ремонтлау һәм моның өчен материаллар сатып алу;

    в) авыл җирлегендә торак пунктлар чикләрендәге җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата эшчәнлек:

- юлларны норматив хәлгә китерү, моның өчен материаллар сатып алу;

- авыл җирлеге чикләрендәге автомобиль юлларын карап тору;

г) ритуаль хезмәт күрсәтүне оештыру, җирләү урыннарын тиешле тәртиптә тоту:

- зиратларны чистарту һәм җирләү урыннарын тиешле тәртиптә тоту.

 

 

          2. Әлеге карарны мәгълүмати стендларга һәм авыл җирлегенең рәсми сайтына урнаштырырга.

3. Карар рәсми рәвештә халыкка җиткерелгәннән соң үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен Колаңгы  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Нигъмәтҗәнов Фидаил Тәлгать улына йөкләргә.

 

Татарстан Республикасы

Колаңгы  авыл җирлеге  башлыгы                         Ф.Т.Нигъмәтҗанов

 

docx
Скачать текст
DOCX, 20.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International