Туендыручысын югалту буенча пенсия алучы балаларга вакытлыча эшкә урнаштыру чорында пенсиягә социаль өстәмәләр сакланачак.

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

2022 елның 16 апрелендә «Дәүләт социаль ярдәме турында «Федераль законның 12.1 статьясына пенсиягә социаль өстәмә түләүләрне җайга салучы үзгәреш кертү хакында» 113-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.
«Дәүләт социаль ярдәме турында» 1999 елның 17 июлендәге 178-ФЗ номерлы Федераль законның 12.1 статьясындагы 10 өлеше инвалид балаларга, балачактан инвалидларга, укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыру яисә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча җәмәгать эшләрендә катнашу чорында, туендыручысын югалту очрагы буенча пенсиягә социаль өстәмә, күрсәтелгән затларны укыту ахырына кадәр, әмма 23 яшькә кадәр саклана торган нигезләмәләр белән тулыландырылган.
Элек пенсиягә күрсәтелгән социаль өстәмә «Россия Федерациясендә мәҗбүри пенсия иминияте турында»Федераль закон нигезендә ташламалы категория гражданнары мәҗбүри пенсия иминиятенә тиеш булган эшне һәм (яки) башка эшчәнлек вакытында түләнмәгән иде.
Кабул ителгән үзгәрешләр 2012 елның 27 апреленнән үз көченә керә.


Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International