Бүген 26 гыйнвар көнне Колаңгы күп функцияле үзәгендә гражданнар җыены узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Нигъмәтҗанов Фидаил Тәлгать улы, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Катнашучылар алдында Колаңгы авыл җирлегенең 2020 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында район башлыгы - Нигъмәтҗанов Фидаил Тәлгать улы чыгыш ясады. Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гафарова Равилә Рәхимулла кызы авыл халкы алдында башкарылган эшләр турында да хисап тотты.
Җыелыш ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде. Кыскача 2020 елда районда нинди үзгәрешләр булуы турында сөйләде.