«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» карар проекты турында

 

«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы  Колаңгы авыл җирлеге» муниципаль  берәмлеге Уставы нигезендә «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Советы карар итә:

 

 

       1. «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы  Колаңгы авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш  кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» карар проектын 1 нче кушымтада каралганча расларга.

2. «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» карар проектына гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алу һәм гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибен 2 нче кушымтада каралганча расларга.

3. «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» карар проекты буенча гавами тыңлауларны 2021 елның 16 августына 10.00 сәгатькә  “ИРИДА” Күпфункцияле үзәк бинасына билгеләргә. Ачык тыңлауларны Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Ульянково авыл җирлеге Советының 2008 елның 12 маендагы 6 номерлы карары белән расланган ачык тыңлаулар уздыру тәртибе нигезендә уздырырга.

 4. Әлеге карарны түбәндәге адреслар буенча урнашкан мәгълүмати стендлар аша халыкка җиткерергә:

- ТР, Кайбыч районы, Колаңгы станциясе , Шоссе ур., 5 й.

- ТР, Кайбыч районы  Бәли ав.,  Кызыл ур., 63А й.

- ТР, Кайбыч районы,  Тубән Колаңгы ав, Бакчалы ур., 17 й.

һәм  Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы  авыл җирлегенең «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырырга.

 

 5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә  тотуны үз өстемә алам.

 

Кайбыч муниципаль районы

Колаңгы авыл җирлеге

Башлыгы, Совет рәисе                                                                      Ф.Т.Нигматзянов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

Кайбыч муниципаль районы

Ульянково авыл җирлеге Советының

2021 елның «_14»  июлендәге  

 6 номерлы карарына

 1 нче кушымта

 

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш  кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында

 

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге Советы карары проекты

 

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге территориясендә җирләрне оптималь файдалану һәм кирәгеннән артык ваклауны булдырмау, гражданнарны җир кишәрлекләре белән тәэмин итү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү максатларында Россия Федерациясе Җир кодексына, Татарстан Республикасы Җир кодексына, «Шәхси ярдәмче хуҗалык турында» 2003 елның 07 июлендәге 112-ФЗ номерлы Федераль законга таянып, шулай ук Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы  Ульянково авыл җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлеге Советының 2014 елның 26 сентябрендәге  23 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Ульянково авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:  

1.1. 16 статьяның 1 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. «Кайбыч муниципаль районының Ульянково авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Советының әлеге Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турындагы карары проекты, территорияне планлаштыру проектлары һәм территорияне планлаштыру документлары составында әзерләнгән территорияне ызанлау проектлары, җир кишәрлеген яисә капиталь төзелеш объектын файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төренә рөхсәт бирү, рөхсәт ителгән төзелешнең чикле параметрларыннан читкә тайпылуга, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүгә рөхсәт бирү мондый рөхсәт бирү турында гариза кергән көннән алып унбиш эш көне эчендә әзерләнә һәм «Кайбыч муниципаль районының Ульянково авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге халкы катнашында гавами тыңлауларда каралырга тиеш.

  1. 26 статьяның 7 өлешендәге 4 абзацында «ундүрт көн» сүзләрен «җиде эш көне» сүзләренә алмаштырырга.
  2.  29статьяда:

4 өлештә «ун көн» сүзләрен «биш эш көне» сүзләренә алмаштырырга;

 5 өлешнең 4,5 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«- капиталь төзелеш объектының әлеге статьяның 5 өлеше нигезендә төзелеш объекты мәйданын үзгәртү очракларыннан тыш, төзелешкә рөхсәттә билгеләнгән таләпләргә туры килмәве;

- капиталь төзелеш объектының төзелгән, реконструкцияләнгән проект документациясе параметрларының туры килмәве, әлеге статьяның 5 өлеше нигезендә капиталь төзелеш объекты мәйданын үзгәртү очракларыннан тыш..»;

түбәндәге эчтәлекле 5.1 өлеш өстәргә:

«5.1.

  1.  30 статьяда:

2 өлешкә түбәндәге эчтәлекле 6 абзац өстәргә:

«территорияне комплекслы үстерү турында карар кабул итү.».

3 өлешне түбәндәге эчтәлекле 7 һәм 8 абзацлар белән тулыландырырга:

«- Россия Федерациясе тарафыннан төзелгән һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән территорияне комплекслы үстерү турындагы карарны гамәлгә ашыруны тәэмин итүче вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы яисә юридик зат (алга таба - Россия Федерациясе тарафыннан билгеләнгән юридик зат);

- Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы, территорияне комплекслы үстерү турында карар кабул иткән җирле үзидарә органы, Россия Федерациясе субъекты тарафыннан төзелгән һәм Россия Федерациясе субъекты кабул иткән территорияне комплекслы үстерү турында карарны гамәлгә ашыруны тәэмин итүче юридик зат (алга таба - Россия Федерациясе субъекты тарафыннан билгеләнгән юридик зат) тарафыннан, яисә территорияне комплекслы үстерү турында карарны гамәлгә ашыру максатларында территорияне комплекслы үстерү турында шартнамә төзелгән зат тарафыннан.»;

5, 6 өлешләрдә «утыз көн эчендә» сүзләрен «егерме биш көн эчендә» сүзләренә алмаштырырга;

13 өлештә «конкрет территориаль зона өчен билгеләнгән,» сүзләреннән соң «шулай ук территорияне комплекслы үстерү турында карар кабул итүгә бәйле рәвештә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр әзерләнгән очракта,» сүзләрен өстәргә, «мондый шәһәр төзелеше регламенты» сүзләреннән соң «, комплекслы үсеш узарга тиешле территория чикләрендә» сүзләрен өстәргә.;

  1. 35.1 статьяга түбәндәге эчтәлекле абзацлар өстәргә: «Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җирләрдән гражданнарга арендага һәм милеккә бирелә торган җир кишәрлекләренең иң чик минималь күләмнәре яңа төзелә торган җир кишәрлекләре өчен:

- бакчачылык, яшелчәчелек, терлекчелек алып бару өчен - 0,04 гектар;

- индивидуаль торак төзелешен алып бару өчен - 0,10 гектар;

- шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен - 0,10 гектар;

- торак пункт чикләреннән читтә (кыр җир кишәрлеге) - 0,10 гектар.

Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җирләрдән гражданнарга арендага һәм милеккә бирелә торган җир кишәрлекләренең иң чик максималь күләмнәре:

- бакчачылык, яшелчәчелек, терлекчелекалып бару  өчен - 0,15 гектар;

- индивидуаль торак төзелешен алып бару өчен - 0,15 гектар;

- шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен – 0,25 гектар;

- торак пункт чикләреннән читтә (кыр җир кишәрлеге) – 1,0 гектар.».

2. Әлеге карарның 1 пунктының 1.5 пунктчасында каралган җир кишәрлекләренең иң чик (максималь һәм минималь) үлчәмнәре әлеге карар рәсми рәвештә үз көченә кергәннән соң гражданнарга бирелә торган җир кишәрлекләренә (яңа бүлеп бирелә торган җир кишәрлекләренә) кагыла дип билгеләргә.

3. Әлеге карарның 1.5 пунктының 1.5 пунктчасында каралган җир кишәрлекләренең иң чик (максималь һәм минималь) үлчәмнәре әлеге карарны кабул иткәнче гражданнарга аренда хокукларында бирелгән һәм гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә алар сатып ала торган җир кишәрлекләренә кагылмый дип билгеләргә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы  авыл җирлегенең түбәндәге адреслар буенча урнашкан мәгълүмат стендларында халыкка җиткерергә:

- ТР, Кайбыч районы, Колаңгы станциясе , Шоссе ур., 5 й.

- ТР, Кайбыч районы  Бәли ав.,  Кызыл ур., 63А й.

- ТР, Кайбыч районы,  Тубән Колаңгы ав, Бакчалы ур., 17 й.

һәм  Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырырга.

 5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә  тотуны үз өстемә алам.

 

Кайбыч муниципаль районы

Колыңгы авыл җирлеге

Башлыгы, Совет рәисе                                                                Ф.Т.Нигматзянов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

Кайбыч муниципаль районы

Ульянково авыл җирлеге Советының

2021 елның «14»  июлендэге  

 6 номерлы карарына

 2 нче кушымта

 

 

«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» карар проектына гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алу һәм гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе

 

  1.  «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Ульянково авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» карар проектына тәкъдимнәр Кайбыч муниципаль районының Ульянково авыл җирлеге Советына: ТР, Кайбыч районы, Колаңгыстанөиясе., Шоссе ур. 5 й. адресы буенча яки     8-843-70-3-18-27 факсы буенча кушымта итеп бирелә торган үрнәк нигезендә төзәтмәләр таблицасы рәвешендә язма формада кертелә:

 

 

  •  

Карар проекты тексты

  •    авторы тексты

Төзәтмәләрне исәпкә алып, проект тексты

Төзәтмә авторы (Ф.И.А.), адресы, телефоны, эш, уку урыны)

 

Тәкъдимнәр эш көннәрендә 8 дән 17 сәгатькә кадәр          кадәр түбәндәге адреслар буенча мәгълүмат стендларында карар игълан ителгән көннән алып кабул ителә:

 - ТР, Кайбыч районы, Колаңгы станциясе , Шоссе ур., 5 й.

- ТР, Кайбыч районы  Бәли ав.,  Кызыл ур., 63А й.

- ТР, Кайбыч районы,  Тубән Колаңгы ав, Бакчалы ур., 17 й.

Чыгыш хокукы белән гавами тыңлауларда катнашуга заявкалар Кайбыч муниципаль районының Колаңгы авыл җирлеге Советына ТР, Кайбыч районы, Колаңгы станөиясе,  Шоссе ур., 5 й. адресы буенча (Иҗтимагый үзәк бинасы) буенча шәхсән яки почта аша (конвертта «проект турында фикер алышу» яки «гавами тыңлаулар» тамгасы белән), шулай ук      8-843-70-3-18-28 факсы буенча кабул ителә.

Гаризалар гавами тыңлаулар уздыру датасына кадәр 7 көннән дә соңга калмыйча эш көннәрендә 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр кабул ителә.

3. Гражданнарның тәкъдимнәре Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Ульянково авыл җирлеге Башкарма комитетында теркәлә һәм карау өчен Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Ульянково авыл җирлеге Советына тапшырыла.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.71 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International