Прокурор тикшерүе материаллары буенча алимент түләүдән качу турында җинаять эше кузгатылды

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы гаилә законнары таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрде.

41 яшьлек хатынның 2009 елда туган улын тоту өчен алиментлар түләргә тиеш булуы ачыкланган.

Әмма 2019 елның сентябреннән 2020 елның гыйнварына кадәр ул алимент түләүдән, балигъ булмаган баланы карап тотуга матди ярдәм күрсәтүдән читләшкән.

Шул ук вакытта ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Нәтиҗәдә, алиментлар буенча бурыч 44 мең сумнан артып киткән.

Прокуратура инициативасы буенча, тикшерү органнары хатын-кызга карата РФ ҖК 157 маддәсенең 1 өлеше (балаларны карап тоту өчен акча түләмәү) буенча җинаять эше кузгаткан.

Җинаять эшен тикшерү барышы прокуратура контролендә тора.


Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International